Бүген Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүче көне уздырылган. Әлеге чарада "Медиа Технологии" ҖЧҖ оешмасы эш эзләүчеләргә 235 вакансия тәкъдим иткән. Бетончы, маляр, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, балта остасы кебек белгечлекләр буенча вахта ысулы белән эшли торган вакансияләр күрсәтелгән.
Теләге булган һәркем вакансияләр, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм гарантияләр буенча кызыксындырган сорауларына җаваплар алган.
Ярминкәгә 21 кеше килгән, шуларның 6сы кабат әңгәмәгә чакырылган.