«Шатлык» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә интерактив чара узды

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Март аенда бер үзенчәлекле көн бар…»дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү чарасы оештырылды.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Profistail» волонтерлар отряды һәм яшьләр эшләре буенча идарә белгечләре белән берлектә күңелле мәзәкләр, уеннар, конкурслар белән интерактив арт-терапия үткәрделәр. Балалар спорт ярышларында, сәхнә тамашасында катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, зирәклек һәм тапкырлык күрсәтергә тырыштылар.

Әлеге чара уртак иҗади эшчәнлек аша гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, әниләргә һәм әбиләргә карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Чара әниләрне котлау белән тәмамланды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International