8 март көнне Теләче муниципаль районында Казан шәһәренең «Нехама» тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы Донец республикасыннан килгән мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әниләре булып киттеләр.
Очрашуны шәхси эшмәкәр Рифат Шәфыйков оештырды. Район кунакларын Халыкара хатын-кызлар көне белән Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов котлады.
Кунаклар өчен бәйрәм өстәле һәм концерт оештырылды. «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Гайнетдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л. З. балалар һәм ата-аналар өчен кызыклы уеннар һәм мастер-класслар үткәрделәр.