Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләренең эш сыйфатын тикшерү максатыннан социаль хезмәт алучыларның өйләренә барып хәлләрен белешү оештырылды.
Комиссия составына социаль яклау бүлеге начальнигы Галимова Ф. М., комплекслы үзәк директоры Хәйруллина А. И. һәм персонал буенча белгеч Сафина Р. Р. керде.
Сәфәрләр барышында комиссия 27 социаль хезмәт алучыда булды. Тикшерү барышында карамактагылар пөхтә, йорт һәм йорт яны территорияләре кар һәм боз сөңгеләреннән чистартылган иде. Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, социаль хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләрнең эшеннән канәгать. Тикшерү вакытында барлык хезмәткәрләр дә үз эш урыннарында булдылар һәм эш графигы нигезендә хезмәт күрсәттеләр.