Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кыргый табигать серләре» дигән темага экологик дәрес үткәрелде. Чара Бөтендөнья кыргый табигать көненә багышланган иде.
Дәрес барышында балалар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, кыргый табигатьне саклау ни өчен шулай мөһим икәнлеге турында фикер алыштылар, «Табигать дөньясы» иллюстрацияләрен карадылар. Балалар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белделәр, алган белемнәрне ныгыту өчен «Хайваннар дөньясында» уенын уйнадылар һәм экологик викторинада катнаштылар.
«Мондый чаралар балаларның экологик аң дәрәҗәсен арттыра, табигатькә мәхәббәт тәрбияли», – дип билгеләп үттеләр үзәктә.