Минзәлә районында ышаныч телефонын популярлаштыру буенча акция узган

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Ышаныч телефоны – балаларга һәм яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтүнең уңайлы төре генә түгел, ә шәхесне ышаныч аша торгызу юлы да.

«Ышаныч телефонына әйе дип әйтик» акциясе кысаларында 4 март көнне Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ышаныч телефоны номеры язылган 50 мәгълүмати буклет һәм белешмә тараттылар. Акциянең максаты – яшьләр арасында ышаныч телефонын популярлаштыру.

Учреждение белгечләре Россия Федерациясенең теләсә кайсы торак пунктыннан бу номерга шалтырату вакытында балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре ашыгыч психологик ярдәм ала алулары турында аңлату әңгәмәсе үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International