«Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт инструкторлары Ләйсән Суниева һәм Ирина Кожевникова тарафыннан «Кул эшләре могҗизалары» дигән хәйрия ярминкәсе уздырылган. Ярминкәдә 25 ата-ана һәм 30 балигъ булмаган бала катнашты.
Хәйрия ярминкәсендә проектта катнашучыларның эшләре 4 юнәлеш буенча тәкъдим ителде: «Күңелле төймәләр», «Фоамиран остаханәсе», «Балчыктан әвәләп ясау», «Кием кастомизациясе». Матур сарафаннарга киенгән кызлар халыкны ярминкәгә чакырдылар, сатып алучыларны сәламләделәр, үз товарларын күрсәттеләр. Ата-аналар һәм балалар кабат иҗади эшләр нәтиҗәләренә карап, үзләренә ошаган әйберләрне сатып алу мөмкинлегенә ия булдылар.
Ата-аналар һәм балалар бик күп якты һәм онытылмаслык хис-кичерешләр алдылар. Җыелган акчалар «Кул эшләре әлифбасы» арт-остаханәсендә эшләү өчен кирәкле материаллар сатып алуга юнәлдерелде.