Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре көндезге төркем өчен печенье һәм салат әзерләү буенча мастер-класс оештырдылар. Балалар теләк белән эшләделәр, тырышлык һәм фантазия күрсәттеләр.
Соңрак аларга Биектау районының «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы директоры Гөлсинә Шакирова кушылды. Аның инициативасы һәм район мәдәният бүлеге ярдәме белән комплекслы үзәккә хәйрия ярдәме күрсәтелде, аның кысаларында дәресләр һәм мастер-класслар үткәрү өчен кухня кирәк-яраклары сатып алынды.