«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм алды мастер-классы үткәргәннәр

2022 елның 5 марты, шимбә

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дә яраткан әниләренә һәм әбиләренә бүләкләр әзерләргә булганнар. Яр Чаллы шәһәренең «Көмеш» волонтерлар штабы, «Орион» яшьләр үзәге педагоглары Е.А. Запольская җитәкчелегендә кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чараның максаты: балаларны һәм ата-аналарны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштыру, кул эшләнмәләре ясау белән кызыксындыру, уңай эмоциональ кәеф булдыру.

Педагоглар җитәкчелегендә матур открыткалар ясалды. Һәр бала үз эшенең нәтиҗәсе белән горур калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International