Яр Чаллыда көндезге яшәү бүлеге хезмәт алучыларын даруханә эше белән таныштырдылар

2022 елның 5 марты, шимбә

Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән социаль-тирә-юнь адаптациясе үткәрелә.

Чираттагы дәрестә социаль хезмәт алучылар даруханәгә бардылар, анда ориентлашырга өйрәнделәр, дару препаратларының ничек урнашуын белделәр. Даруханә персоналы белән аралашу күнекмәләренә аерым игътибар бирелде. Социаль хезмәт алучылар, сатып алучылар роленә кереп, даруларны сатып ала белүләрен практикаладылар.

Мондый дәресләр көндезге бүлектә даими үткәрелә. Аларның максаты – гражданнарның финанс грамоталылыгы, сакчыллык һәм акчаны дөрес сарыф итү турында күзаллауларын киңәйтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International