8 нче март алдыннан Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы уздырганнар. Анда 10 бала катнашты. Алар конкурсларда актив катнаштылар, уйнадылар һәм күңел ачтылар.
Чарада шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Лилия Рафаил кызы да катнашты. Белгеч балаларга һөнәрләр дөньясы турында сөйләде, уен формасында һөнәрләр турында әңгәмә үткәрде. Балалар «Навигатум: һөнәрләр калейдоскобы» дигән мультсериал карадылар. Мондый очрашулар балаларда хезмәткә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли, балада төрле һөнәрләр турында күзаллаулар формалаштыра.