«Җылы йорт» приютында тәрбияләнүчеләр Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр

2022 елның 4 марты, җомга

Чүпрәле районы «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр М.Р. Халитова һәм А.В. Емельянова «Халык җыел, Май чабу бара» дигән бәйрәм чарасы оештырдылар. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар. Приютта тәрбияләнүчеләр, табышмакларга җавап биреп, интеллектуаль сәләтләрен күрсәттеләр.

Чара саф һавада чәй эчү белән тәмамланды. Барысын да кояш һәм яз килүен символлаштыра торган тәмле коймак белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International