Буа интернат-йорты карамагындагылар Өченче буын университетында белем ала

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Өлкән буын гражданнарына өстәмә белем бирүне оештыру проектын тормышка ашыру максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Туган як тарихы» һәм «Сәламәт озын гомер. Үз-үзеңә ярдәм итү нигезләре» программалары буенча укулар оештырылды.

Университет программасы «Россия пенсионерлары берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге тарафыннан эшләнгән. Биредә социаль хезмәтләр алучыларга мораль ярдәм күрсәтү, җәмгыятьтә өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль изоляциясе куркынычын киметү мөһим роль уйный.

Уку барышында интернат-йорт карамагындагылар иҗади сәләтләрен күрсәтәләр, белемнәре белән уртаклашалар. Дәресләрдә социаль хезмәт алучылар заманча яшәү шартларына җайлашырга өйрәнәләр, заманча белем бирү технологияләрен өйрәнәләр һәм сәламәт яшәү рәвеше принципларын формалаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International