Инде җиденче ел рәттән Менделеевта урнашкан "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүче балалар Казанга ике көнлек экскурсиягә баралар. Бу сәяхәт суд приставлары дәүләт хезмәте ярдәмендә оештырыла.
Бу елны чарада 20 бала катнашкан. Алар әлеге оешманың эшчәнлеге белән танышып кына калмыйча, Казанның балалар өчен кызыклы булган күңел ачу урыннарында да булганнар.
Экскурсия барышында балалар "Урал-Батыр" дип исемләнгән курчак спектакле дә караганнар, аквапаркта, кинотеатрда да күңел ачканнар.