SuperJob сервисы Россиянең 16 зур шәһәрендә 9000 гражданнан сораштыру уздырган һәм югары хезмәт хакы түләнә торган эш өчен иң яхшы 10 шәһәрне билгеләгән.
Лидерлар өчлегендә Мәскәү (5 баллы шкала буенча 2,80 балл), Екатеринбург (2,57) һәм Пермь (2,56 балл). Казан (2,50), Санкт-Петербургтан (2,54) калышып, бишенче урында булды.
Топ-10га шулай ук Красноярск (2,47), Самара (2,42), Новосибирск (2,38), Чиләбе (2,37) һәм Воронеж (2,29 балл) керде.