Буа районында ялгыз яшәүче өлкәннәрне өйләренә барып карап китәләр

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Буа муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә ялгыз һәм ялгыз яшәүче 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны өйләренә барып карау башланды. Бүгенге көндә районда шундый 1 248 граждан исәпләнә. Өйгә барып карауның максаты – яшь һәм (яки) сәламәтлеге торышы аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмый торган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау.

Өлкән яшьтәге гражданнарга барып, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарның өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булуларын яки булмавын ачыклыйлар, социаль хезмәт күрсәтү буенча хезмәтләрнең исемлеге һәм шартлары белән танышалар. Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык билгеләнгән очракта, белгечләр документлар җыюда ярдәм итәләр.

Моннан тыш, өйгә барып караганда һәр өлкән кеше белән газ һәм электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж, янгын-төтен хәбәрчеләре кую кирәклеге турында аңлату эшләре алып барыла. Өлкән яшьтәге гражданнарга янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр һәм социаль җинаятьчеләрдән саклану ысуллары турында белешмәлекләр, ашыгыч хезмәт телефоннары, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм социаль яклау бүлеге белән элемтә өчен телефон номерлары белән листовкалар тапшыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International