Патриотик чарада «Кояшкай» үзәгенең яшь тернәкләнүчеләре катнашты

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә патриотик чара узган. Аны Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында тәрбияче А.М. Трофимова оештырды.

Чараның максатлары: укучыларны Холокост фаҗигасенә бәйле төп төшенчәләр белән таныштыру, исән калганнар, коткаручылар һәм азат итүчеләр турында истәлекне саклауның мөһимлеген аңлау, концлагерьлар тарихы белән танышу, толерант аң, демократик һәм гуманлы караш формалаштыру. Мондый чараларны уздыру тернәкләнүчеләрнең толерант аңын һәм мәдәниятен формалаштыруга, шулай ук хәзерге дөньяда көч куллануга һәм рәхимсезлеккә каршы торырга омтылыш тәрбияләүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International