«Веста» үзәгендә «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эшен дәвам итә

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» дигән темага төркем психиагностикасы үткәрелде. Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән чарада социаль куркыныч хәлдә булган алты хатын-кыз катнашкан.

Диагностика нәтиҗәсендә тикшерелүче барлык хатын-кызлар гаиләдә иң мөһиме – тынычлык, җәнҗалсыз тормыш һәм мөнәсәбәтләрне ачыклау, дип саный. Моның өчен хәзерге вакытта алар кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Колачланганнарның 70 % ата-аналары белән киеренке мөнәсәбәтләргә ия. Бу хәл тикшерелүчеләрнең бәйле булу тотышы аркасында килеп чыга. Моннан тыш, 80 % үз гаилә әгъзалары белән бергә вакыт уздыру ысулы буларак телевизион тапшыруларны карауны һәм саф һавада йөрүне билгеләп үттеләр, һәм бары тик ике хатын-кыз гына балалар белән дәресләр турында искә төшерделәр.

Хатын-кызлар үзләре дәвалауны узарга һәм уңай нәтиҗәне ныгыту өчен «Веста» үзәгендә уздырыла торган үзара ярдәмләшү һәм бер-берсенә ярдәм итү клубларына йөрергә тиеш дигән мөстәкыйль нәтиҗәгә килделәр. «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» проекты үз-үзен тотышын профилактикалауга һәм якын кешеләр белән өзелгән мөнәсәбәтләрне торгызуга юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International