«Кайгырту» социаль приютында янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Әдәби кунакханә» түгәрәге дәресләре кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наталья Королева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрде. Аның максаты балаларның янгын вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, шулай ук янгын сүндерүчеләрнең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү иде.

Дәрестә балалар С.Я. Маршакның «Янгын» шигыре белән таныштылар. Әсәр буенча фикер алышканнан соң катнашучылар ут белән уйнарга ярамый дигән нәтиҗәгә килделәр. Аннары балалар дидактик уен уйнадылар һәм эш өчен кирәкле төрле һөнәрләр һәм предметлар турында белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International