Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында 26 нчы гыйнвар көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бу нинди һөнәр» дигән интерактив һөнәри юнәлеш бирүче уен узды. Чара авыл хуҗалыгы һәм шәһәр һөнәрләре турындагы белемнәрне ныгытуга һәм системалаштыруга, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Интерактив һәм мультимедиа чараларын кулланып дәресләр танып-белү кызыксынучанлыгын арттырып кына калмый, борчуны киметергә дә ярдәм итә, вак моториканы, координацияне, хәрәкәт хәтерен үстерә, кулларны язуга әзерли һәм баш миенең эшкә сәләтлелеген арттыра.