«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә балаларга сәламәт яшәү рәвеше файдасы турында искәрттеләр

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Филсинә Гарәфиева «Сәламәтлек кайда кача» дигән танып-белү чарасы үткәрде. Дәреснең төп максаты – балаларда сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллау формалаштыру, үз сәламәтлегеңне кайгыртырга теләк тәрбияләү.

Тәрбияләнүчеләр белән файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында фикер алыштылар, санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәү буенча белемнәрен ныгыттылар. Балалар өчен «Тәмле һәм файдалы» дигән конкурс, викторина, «Файдалы-зарарлы» уены, «Гигиена ярдәмчеләре» табышмакларыннан викторина әзерләнгән иде. Продуктларның витаминлы кыйммәте турындагы белемнәрне ачыклау максатыннан тәрбияләнүчеләргә «Кеше тормышында витаминнар роле» дигән видеоролик тәкъдим ителде. Дәрес барышында педагог һаваның файдалы үзенчәлекләре, көн режимы, сәламәтлекнең хәрәкәт активлыгына һәм чыныгуга бәйле булуы турында сөйләде.

Тәрбияче билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларда үз сәламәтлекләренә карата сакчыл һәм дөрес караш тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше өчен гадәт формалаштыру, танып-белү кызыксынуларын, фикерләү активлыгын үстерү, күзаллауларны киңәйтүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International