Буа интернат-йортында Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында берничә чара узган

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

27 гыйнвар – Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Ел саен үткәрелә торган Хәтер атнасы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре берничә чара уздырганнар.

Хәтер атнасы дәвамында учреждениедә тематик әңгәмә, «Алар фәрештәләрне үтерделәр» документаль фильмын карау, «Тере хәтер» дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе, «Хәзерге заман милләтчелеге проблемалары» дигән түгәрәк өстәл узды. Мондый чараларның максаты – социаль хезмәт алучыларга Холокост тарихын искәртү, толерант аң формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International