Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 672 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 27 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Яшел Үзән һәм Кама Аланы шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2022 елның 26 гыйнварына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 289 һәм 133 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Яр Чаллы (+12), Алабуга (+5), Менделеевск (+2) һәм Чистай (+6) шәһәрендә күзәтелә.