Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә психолог Галина Артеполихина «Блокадалы икмәк» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар катнашты. Аларга Ленинград блокадасында яшәүчеләрнең хикәяләре нигезендә әзерләнгән видеоролик күрсәтелде. Учреждение белгече балаларга «Блокадалы икмәк» төшенчәсе, аның составы һәм рецептурасы турында сөйләде.
Дәрестә катнашучылар шулай ук разведчик һәм радист ролендә булдылар, шифровкаларны танып, биремнәр үтәделәр. Соңыннан малайлар һәм кызлар дәрестән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм блокададагы Ленинград корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.