Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 25 гыйнвар көнне «Заманча милләтчелек проблемалары» дигән психологик квест узды. Чараны учреждение психологы Ләйсән Сафина үткәрде. Уен барышында катнашучылар барысы да дус һәм тату яшәргә өйрәнсеннәр өчен белгеч мондый очрашу форматын кулланды.
Квестның төп бурычы – тыңларга һәм сөйләшергә әзер булырга өйрәтү. Уенчыларга, ә бу яшь инвалидлар иде, берничә бирем тәкъдим ителде. Психолог Ләйсән Сафина фикеренчә, уен ситуациясендә катнашучылар үз белемнәрен күнекмәләргә әйләндерергә өйрәнәләр һәм яңа психологик тәҗрибә туплыйлар.