Төркем эчендәге ышанычны һәм бердәмлекне арттыру, яхшы атмосфера булдыру, коммуникатив күнекмәләр һәм рефлексияне үстерү максатыннан 25 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагог-психологы Наталья Конова «Аҗдаһаны тынычлындар» дигән тренинг дәресен үткәрде. Әлеге чарада мәктәп яшендәге балалар катнашты.
Дәрес «Молекулалар» күнегүен башкару белән башланып китте, ул катнашучыларны дустанә аралашуга көйләргә ярдәм итте. Аннан соң балалар, алдагы дәресне дәвам итеп, кешегә нәрсә өчен көзге кирәк, дигән сорауга җавап бирделәр, үзләрен реаль кеше ролендә һәм көзге ролендә сынап карадылар. Аннары яшүсмерләргә «Ватылган көзгенең яңа тормышы» композициясен булдырырга тәкъдим иттеләр.
Дәрес ахырында балалар белән уртак эштән нинди хисләр алулары турында фикер алыштылар. Чара приютта тәрбияләнүчеләргә психоэмоциональ киеренкелекне төшерергә, шулай ук коллективта яхшы атмосфера булдырырга ярдәм итте.