«Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» Гаилә, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм һәм мәдәни үсеш үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы быел РФ Президенты грантын «Веста» үзәге «Үзебезне дәвалыйбыз – табигатькә зыян китерәбез» проекты белән грант отты. Проект халыкның экологик грамоталылыгын өй шартларында фармацевтик чүпләрне утильләштерү өлкәсендә мәгълүмати-агарту эше аша һәр гражданга әйләнә-тирә дөньяга карашын үзгәртүче аңлы кулланучыны тәрбияләүгә, табигый ресурсларны сакларга һәм арттырырга, аларны рациональ кулланырга, шулай ук үз сәламәтлегенә җаваплы карарга өйрәтүгә юнәлтелгән.
Проект авторлары сүзләренә караганда, яраклылык вакыты чыккан даруларны ничек утильләштерергә кирәклеге турында һәркем дә уйламый. Күпләр аларны калган чүп-чар белән бергә ташлый, хәтта бу табигатькә зыян китерергә мөмкин дип уйламый да. Шуңа күрә җаваплы кулланучыларны тәрбияләү, дару препаратларын утильләштерү проблемасына дөрес һәм җитди якын килү бурычы тора.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге «Үзебезне дәвалыйбыз – табигатькә зыян китерәбез» проектының партнеры булды. Учреждение белгечләре «Гаилә» үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасына консультация һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтәчәк. Шулай ук проектны тормышка ашыруга Түбән Кама медицина көллияте һәм «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Түбән Кама-информ» волонтерлары да кушылачак.
«Үзебезне дәвалыйбыз – табигатькә зыян китерәбез» проектын гамәлгә ашыру 1 февральдә башланачак һәм бу елның 30 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Чаралар Түбән Кама муниципаль районы халкының гомуми экологик культурасын арттыруга, яраклылык вакыты чыккан дару чараларын утильләштерүгә, олылар һәм балигъ булмаган балаларның табигать язмышы өчен җаваплы кешеләр санын арттыруга ярдәм итәр дип көтелә.