Түбән Камада урнашкан "Веста" үзәгендә җәйге мәйданчык ачылган

2013 елның 5 июне, чәршәмбе

Кичә Түбән Камада урнашкан "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә җәйге мәйданчык ачылу тантанасы булып үтте. Чарада социаль куркыныч хәлдәге 38 гаиләдән балалар катнашты. Алар бу көнне табышмакларга җаваплар эзләде, эстафетада катнаштылар.

Чара ахырында исә тәрбияләнүчеләрне истәлекле призлар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International