Чистайның “Салават күпере” үзәге карамагындагы балалар өчен Кама елгасы буенча экскурсия оештырдылар

2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Чистайның “Салават күпере” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  үзәгендә “Балага шатлык бүләк ит” дип аталган хәйрия акциясе дәвам итә.
Кичә үзәк карамагындагы балигъ булмаган балаларга Кама елгасы буенча “Туган ягым” дигән экскурсия оештырылды. Әлеге чараны үзәк белгечләре Чистайның елга порты коллективы белән бергә уздырды.
Теплоходта йөргәндә балалар шәһәрнең гүзәллегенә, табигатьнең матурлыгына сокланды. Тәрбияләнүчеләрне шулай ук туган якларының бай тарихы белән дә таныштырдылар.
Экскурсия ахырында “Укучы” ҖЧҖ коллективы балалар өчен “татлы өстәл” оештырган иде.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International