Махсуслашкан учреждениеләр карамагындагы балалар Казанның зооботаника бакчасында булып кайттылар

2013 елның 4 июне, сишәмбе
Халыкара балаларны саклау көне уңаеннан Казанның зооботаник бакчасында “Һәрвакыт булсын кояш” дип аталган бәйрәм үткәрелде. Әлеге чарада Чүпрәле, Кукмара, Аксубай, Мамадыш, һәм Саба районнарында урнашкан махсуслашкан учреждениеләр карамагындагы балалалар һәм белгечләр катнашты.
         Бәйрәмне “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәгълүмати-методик республика үзәге белгечләре, “Июль” хәйрия фонды һәм «Белладжио» ҖЧҖ компаниясе вәкилләре оештырды.
         Балаларга Казанның зооботаника бакчасы территориясе күрсәтелде. “Болак кәмите” театр-студиясе тәрбияләнүчеләргә ярышлар һәм бүләкләр уйнату белән белән балалар спектакле дә сәхнәләштерде. Балаларның игътибарын аеручы сабын куыгы тамашасы җәлеп итте.
         Балалар үткәрелгән бәйрәм өчен рәхмәтләрен үз куллары белән эшләнгән истәлекле бүләкләр белән белдерделәр.
         Чара “Траттория” ресторанында хәйрия ашы белән тәмамланды. Бәйрәмдә катнашкан балаларга Дәүләт реестры идаресеннән һәм Кадастр Палатасыннын бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International