«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр кышкы уеннарда катнаштылар

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

29 декабрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова мәктәп яшендәге балалар белән чыршы янында уеннар үткәрде. Кышкы уеннарда җиде кеше катнашты.

Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга, балаларда дуслык һәм үзара ярдәмләшү хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән бәйрәм чарасы спорт эстафетасы рәвешендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар ике командага бүленде, ә аннары эстафетада катнаштылар. Ул үз эченә күңелле уеннар, табышмаклар һәм Яңа ел темасына викторина алды.

Барлык балалар да үзләрен актив күрсәттеләр һәм призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International