6 июньдә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырыла. Бу көнне эшсез гражданнарга автомат линияләрне көйләүче, бетончы, маляр-штукатур, фасадчы, кассир, системалы программист һ.б. белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.
Ярминкә сәгать 10.00да башлана.
Барлык сораулар буенча 8(8555)41-07-00 телефоны буенча чылтыратырга мөмкин.