Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов инициативасы белән социаль яктан якланмаган гражданнар категорияләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән берничә карар кабул ителде.
Әйтик, 2022 елның гыйнварыннан социаль характердагы барлык республика түләүләре 4 % ка индексацияләнәчәк. Бу якынча 600 мең татарстанлыга кагылачак.
Пенсионерларның һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең (укытучылар, табиблар, социаль хезмәткәрләр) санаторийларда бер көн тору бәясен ел саен арттыру килешенде – инфляция дәрәҗәсенә ел саен индексация кертелә. Хәзерге вакытта бер көн тору бәясе 1 247,7 сум тәшкил итә, 2022 елда, индексацияне исәпкә алып, ул 1 297,6 сум тәшкил итәчәк. Кабул ителгән чара күрсәтелә торган санатор-курорт хезмәтләренең сыйфатын күтәрергә, пенсионерлар һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен юлламалар тәкъдим итәчәк шифаханәләр исемлеген киңәйтергә мөмкинлек бирер дип көтелә.
Моннан тыш, даими рәвештә кеше каравына (ярдәменә, күзәтчелегенә) мохтаҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балалар өчен республикада билгеләнгән өстәмә айлык түләү күләмен арттыру турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта түләү күләме 8 941 сум һәм гаиләнең җан башына уртача кереме арасындагы аерма рәвешендә билгеләнә. 2022 елда түләү баланың яшәү минимумы (10 756 сум) һәм гаиләнең җан башына уртача кереме арасындагы аермага тигез күләмдә башкарылачак. Нәтиҗәдә, түләү күләме уртача 1 815 сумга артачак.
Кабул ителгән карарлар социаль контракт төзү кебек дәүләт ярдәме чарасына да кагылачак. Шулай итеп, социаль контрактлар төзегәндә гражданнарның милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен билгеләгәндә, җир кишәрлекләре билгеләнгән мәйданнан артык булу баш тарту өчен нигез булмаячак. Хәзер тернәкләндерү программасын төзегәндә, гаиләнең ярлылыктан чыгуы өчен, милектә булган җир кишәрлекләрен куллану вариантлары билгеләнәчәк. Бу керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган авыл җирендә яшәүче һәм пай җирләре булган гражданнарга дәүләт социаль ярдәмен алуга дәгъва итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу 600 кешегә кагылырга мөмкин.
Моннан тыш, киләсе елдан социаль контракт төзегәндә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 150 мең сумга кадәр артачак. Хәзерге вакытта әлеге түләү күләме 75 мең сумнан артмый. Шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга социаль контракт төзегәндә 2 меңнән артык кеше бер тапкыр бирелә торган түләүне арттырылган күләмдә ала алачак.
Шулай ук йорт эчендә газ кертү өчен түләү һәм йорт эче газ җиһазларын сатып алу чыгымнарын бер тапкыр компенсацияләү турында карар кабул ителде. Компенсацияне газ кертү Газлаштыру программасы буенча гамәлгә ашырылачак торак йортларда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, 1 һәм 2 төркем инвалидлар, аз тәэмин ителгән гаиләләр алыр дип көтелә. Компенсация алучыларның фаразланган саны – 2 465 кеше.