«Демография» милли проекты кысаларында Татарстанда балалары булган гаиләләргә 5 млн сумга ярдәм күрсәтелде

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты чаралары актив тормышка ашырылды.

Милли проект инициативаларының берсе – бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү. 2021 елда Татарстан Республикасында балалар тәрбияләүче гаиләләр 5 002,8 млн сум күләмендә ярдәм алды, шул исәптән:

- 3 489,9 млн сум күләмендә 35,7 мең гаиләгә беренче бала туу белән бәйле рәвештә ай саен түләүләр башкарылды;

- 911,6 млн сум күләмендә 131,6 мең гаиләгә балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләделәр;

- 466,8 млн сум күләмендә 36,1 мең өч яшькә кадәрге балалар махсус азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителде;

- 131,7 млн сум күләмендә 2,0 мең авыл җирендә яшәүче хатын-кызга беренче, өченче бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр бирелде.

«Демография» милли проектының тагын бер өлеше – «Өлкән буын» федераль проекты. Билгеләп үтик, 2019 елдан Татарстан Республикасында федераль проект кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.

2021 елда 7 835 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид озак вакыт карау системасы белән тәэмин ителгән, шул исәптән «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты һәм 65 яшьтән өлкәнрәк затларга хезмәт күрсәтүгә шәхси медицина оешмаларын җәлеп итү буенча сынау проекты кысаларында. Чараларга 131,1 млн сум бүленеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International