28 декабрь көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә эш бирүчеләр белән быелга йомгаклау очрашуы узды. Чара эшлекле иртәнге аш форматында узды.
Мәшгульлек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Людмила Мирвалиева эш бирүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм учреждениедәге үзгәрешләр турында сөйләде.
2021 елда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Демография» милли проекты составына керүче «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү буенча чараларны тормышка ашырды. Учреждениедә «Россия эше» кадрлар үзәге бренды кертелде, хезмәткәрләрне укыту оештырылды, сакчыл офис принциплары кертелде, эш урыннары җиһазландырылды һәм килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылды.
Кадрлар үзәгендә шулай ук эш бирүчеләргә һәм гражданнарга бизнес-хәлләрне, гражданнарның тормыш хәлләрен хәл иткәндә күрсәтелә торган хезмәтләр комплекслары эшләнде.
2020 елда партнерлар (тышкы тәэмин итүчеләр) белән килешүләр төзелгән иде, алар 2021 елда да гамәлдә булуын дәвам итте.
Эш бирүчеләрнең бизнес-хәлләрен һәм гражданнарның тормыш хәлләренең хәл итү максатларында «Indoor TV» ҖЧҖ (видеовакансияләр урнаштыру), белем бирү оешмалары (чыгарылыш сыйныф укучыларының эшкә урнашмау куркынычы мониторингы) белән үзара хезмәттәшлек билгеләнде. Өстәмә «Бизнес-план төзүдә ярдәм» хезмәте күрсәтү өчен 2021 елда «Бинк» социаль-эшлекле клубы белән килешү төзелде.
Моннан тыш, кадрлар үзәгендә эш бирүчеләр өчен шундый яңа сервислар кертелде:
- вакансиянең тасвирламасын әзерләүдә ярдәм;
- гарантияле әңгәмә оештыру һәм үткәрү;
- предприятие презентациясен оештыру һәм үткәрү;
- видеовакансияләр / вакансияләр белән открыткалар урнаштыру;
- тәкъдим ителгән вакансияләрнең конкурентлы өстенлекләрен анализлау;
- эш бирүчеләргә мәшгульлек хезмәте программалары һәм чаралары турында мәгълүмат бирү өчен мәйданчык буларак эшлекле иртәнге ашлар уздыру һ. б.
Гражданнарның тормыш хәлләрен хәл итү өчен Әлмәттә түбәндәге сервислар кертелде:
- гарантияле әңгәмә оештыру һәм үткәрү;
- резюме төзүдә ярдәм итү;
- «Россия эше» бердәм цифрлы платформасында электрон формада гариза бирүдә консультация ярдәме;
- баланы балалар бакчасына язуда ярдәм;
- үз эшен ачарга теләгән эшсез гражданнарга бизнес-план төзүдә консультация ярдәме һ. б.
Чарада барлыгы 12 эш бирүче катнашты. Эшлекле иртәнге ашта катнашучылар өчен үткәрелгән үзгәртеп корулар презентациясе, шулай ук мәгълүмати материал әзерләнгән иде.