Республиканың моношәһәрләрендәге эшсезлек дәрәҗәсе турында

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 107 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 27 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән һәм Менделеевск шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 29 декабренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 266, 309 һәм 19 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Яр Чаллыда (+10), Түбән Камада (+2), Кама Аланында (+5) күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International