Татарстан Республикасының эш бирүчеләре 58 363 вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

2021 елның 29 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 322 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 185 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,56 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 58 363 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 633 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,19 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 511 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 17 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International