«Өмет утравы» үзәге балалар өчен хәйрия чыршы бәйрәме уздырды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Югары Осланда авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдән булган балалар өчен хәйрия чыршысы узды. Ул инде дүртенче ел үткәрелә. Чараны оештыручылар – Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре.

Бәйрәм яшүсмерләр-яшьләр клубы базасында узды. Иркен зал барлык теләүчеләрне дә сыйдырды, балаларны туганнары озата килде. «Нур» кафесы хуҗасы Тохиржон Жураев ярдәме белән кайнар аш оештырылды.

Тамашачылар «Яңа ел могҗизасы» дигән әкияти тамаша карадылар, геройлар белән уеннарда һәм маҗараларда катнаштылар. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш Бабайга һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр.

Эшмәкәрләр Антонина Севастьянова, Роман Михеев һәм Мария Белова ярдәме белән 45 бала татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International