Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре ата-аналар һәм балалар белән «Кыш Бабай остаханәсе» дигән чара үткәрде. Иҗади очрашу барышында катнашучылар чыршы күркәләреннән бәйрәм агачы ясадылар, күркәләрне буядылар һәм төймәләр белән бизәделәр.
Кыш Бабай остаханәсендә ата-аналар һәм балалар яхшы кәеф алдылар, вакытларын күңелле итеп үткәрделәр һәм якыннарына оригиналь бүләкләр ясадылар.
Бергәләп кул эшләнмәләре ясау балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен яхшыртып кына калмый, ә иҗатка мәхәббәт тә тәрбияли, балаларны мөстәкыйль фикерләүгә өйрәтә.