Декабрь аенда Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы өч кеше үзенең юбилеен билгеләп үтә. Бу тыл хезмәтчәне Гөлҗәүһәр Габдрахманова, пенсионерлар Валентина Малютина һәм Елизавета Золотова.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан «Ышаныч» үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен сюрприз ясарга булдылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы киемнәрендә алар социаль хезмәтләр алучылар янына барып, бүләкләр тапшырдылар, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Котлауларны кабул итеп, юбилярлар социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчелегенә һәм барлык коллективка пенсионерларга карата игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерделәр.