«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә Яңа ел алды квесты узды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре Яңа ел алды уены оештырдылар. Чара социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм бәйрәм алды кәефе булдыру максатыннан үткәрелде.

Ике командага бүленеп һәм оештыручылардан билгеләнгән пунктлар язылган карта алып, тернәкләнүчеләр биремнәрне үтәргә кереште. Алар эстафеталарда, викториналарда һәм хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар. Һәр биремне үтәгәннән соң катнашучылар жетоннар алдылар.

Ахырда социаль хезмәт алучыларга татлы бүләкләр тапшырылды. Чарада 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International