«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан районында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру дәвам итә. «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре хезмәт алучыларның физик активлыгын арттыруга юнәлдерелгән сәламәтләндерү чаралары уздыралар.
Күнегүләр комплексы гражданнарның яше һәм сәламәтлеге торышын исәпкә алып сайлана. Сәламәтләндерү дәресләре кешенең психологик халәтендә уңай чагылыш таба. Даими рәвештә күнегүләр башкаручы социаль хезмәт алучыларның рухи халәте һәм кәефләре яхшы булуы күзәтелә.