Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы кысаларында «Сиделка» хезмәте уңышлы гамәлгә ашырыла.
Комплекслы үзәк «Социальная служба помощник» ҖЧҖенә персонал һәм кешеләрне сайлап алуда, кирәкле документлар җыюда ярдәм күрсәтә һәм караучыларның эшен контрольдә тота.
2021 елның август-декабрь айларында сиделкалар хезмәтеннән җиде граждан файдаланган. Аларның күбесе авыр хәлдә иде. Профессиональ карау нәтиҗәсендә алар инде хәлләнеп килә.
2022 елның гыйнвар ахырында «Сиделка» хезмәте яңадан күрсәтелә башлаячак. «Тылсым» үзәге белгечләре бу юнәлештә эшләү авыручыларга сәламәтлекләрен торгызырга һәм нормаль тормыш рәвешенә кайтырга ярдәм итәр, дип өметләнә.