24 декабрь көнне Казандагы «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яңа ел бәйрәмнәре узды.
Нәни тамашачылар өчен Кыш Бабай, Кар Кызы, Кар бабай һәм Убырлы карчык катнашында әкияти тамаша оештырылды. Балалар һәм ата-аналар бәйрәм чарасында актив катнаштылар, игътибарны, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм вак моториканы үстерү өчен уеннар уйнадылар.
Эпидемиологик нормаларны үтәү максатыннан, программа һәр төркем балалар өчен аерым уйналды. Һәр бала тамашадан канәгать калды. Чара ахырында барлык социаль хезмәтләр алучылар Яңа ел бүләкләре алдылар.
