24 декабрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр район чарасында – Кыш Бабайлар һәм Кар Кызлары парадында булдылар.
Балалар бәйрәмнең матурлылыгына сокландылар. Кулга-кул тотынышып, приютта тәрбияләнүчеләр, әкият геройлары һәм Яңа ел персонажлары чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады. Алып баручылар район халкын Яңа ел белән котладылар, чал чәчле тылсымчылар үзләренең оныклары белән балаларга яхшы кәеф бүләк иттеләр. Парадның кульминациясе районның төп чыршысын ачу булды.
Чара бик күңелле һәм онытылмаслык булды, балаларга бик күп уңай тәэсирләр бүләк итте.