26 декабрь көнне Тукай районы Әҗмәкәй авылының «Наиком Арена» спортның техник төрләре стадионында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мототерапия үткәрелде. Әлеге чараны оештыруда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре катнашты.
Мототерапиягә иң кыю һәм батыр балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Балалар узышчылар белән аралаштылар, квадроциклларда һәм чаналарда шудылар.
Мототерапия- - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен социаль хәйрия проекты. Элегрәк ул Италиядә генә үткәрелгән булса, хәзер Россиядә дә бар. Ике сәгать эчендә проект Тукай районында яшәүче 100дән артык бала-чаганы, шулай ук аларны озатып йөрүчеләрне һәм чараны оештыручыларны сөендерде.