«Өмет утравы» үзәгенең хәйрия акциясе белән 25 балигъ булмаган бала колачланды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре икенче ел рәттән «Кыш Бабайга хат» дигән акция уздыра. Хәйрия чарасы кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар үзләренең теләкләре турында кышкы тылсымчыга язалар, ә барлык теләүчеләр балалар хыялларын тормышка ашыралар.

Быел 25 бала хат җибәргән. Акциянең төп иганәчеләре – Антонина Севастьянова һәм аның тормыш иптәше Роман Михеев, Иннополиста яшәүче Мария Белова. Балигъ булмаганнар өчен кайнар төшке ашны «Нур» кафесы хуҗасы Тохиржон Жураев оештырды. Яшүсмерләр-яшьләр клубы коллективы балалар өчен спектакль әзерләп кенә калмыйча, бәйрәмне үткәрү өчен зал да тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International