Түбән Камада конкурсларда һәм олимпиадаларда актив катнашкан балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

25 нче декабрь көнне спорт ярышларында, фән олимпиадаларында һәм төрле конкурсларда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 10 бала Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы оештырган Яңа ел тамашасында катнашты.

Буран да, суык та бәйрәм кунакларын куркытмады. Яңа елның төп геройлары белән балалар дәртле җырлар җырладылар, биеделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар.

Башкарма комитет җитәкчесе Рамил Муллин барысын да якынлашып килүче 2022 ел белән котлады, балаларга актив иҗади, спорт һәм интеллектуаль эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да уңышлар теләде. Барлык балалар да татлы Яңа ел бүләкләре, шулай ук яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International