Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү кысаларында «Хезмәт терапиясе» дигән социаль технология буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә социаль хезмәт күрсәтүдә 209 социаль хезмәт алучы бар, аларга 31 белгеч хезмәт күрсәтә. Өлкәннәрне даими хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү актив озын гомерле булуга, иҗади потенциалны һәм тормыш белән кызыксынуны саклап калуга ярдәм итә.
Әйтик, социаль хезмәткәр Тәслимә Хәсәнова үз карамагындагы кешеләрне чәчәкләр, яшеллек, суган үстерү белән мавыктырырга тырыша. Ул билгеләп үткәнчә, үсемлекләр белән эшләү өлкәннәрнең психологик һәм физик хәлен яхшырта.
Хезмәт терапиясе – бик файдалы шөгыль. Хезмәт нәтиҗәләрен күреп, социаль хезмәт алучылар канәгатьләнү, горурлык һәм шатлык хисләре кичерәләр. Бу, үз чиратында, өлкән яшьтәге кешеләр һәм аларның социаль хезмәткәрләре арасындагы аралашуда уңай чагылыш таба, тормышка стимул бирә.