Балтач районында «Дед Мороз – единоросс» акциясе узды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

«Дед Мороз – единоросс» акциясе кысаларында ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм «Бердәм Россия» партиясенең Балтач җирле бүлекчәсе исеменнән азык-төлек җыелмалары әзерләнде. Бәйрәм алдыннан аз керемле 12 пенсионер һәм ике инвалид бала тәрбияләнүче гаилә бүләкләр алды.

«Мин беркайчан да бернинди тылсымга да ышанмадым. Миңа, Яңа ел алдыннан көтелмәгән күчтәнәч алган 74 яшьлек гади авыл кешесенә, минем турыда да кем дә булса хәтерли һәм кайгырта икәнен белү бик күңелле булды. Шундый күңелле бүләк әзерләүчеләргә рәхмәт», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучысы Н. Николаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International